news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Май аенда хастаханә, музей, кафелар Covid-кагыйдәләрне ешрак боза

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре 71 беркетмә төзегән, материаллар судка җибәрелгән.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда май бәйрәмнәрендә коронавируска каршы чараларны боз очракларының артуы күзәтелә.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

4 майдан алып Татарстанда 712 объектны: кафеларны, сәүдә нокталарын, балалар бакчаларында кизү торучы төркемнәрне, кунакханәләрне, музейлар һәм күргәзмәләрне, театр һәм кинотеатрларны, сәүдә үзәкләрен, медицина оешмаларын тикшергәннәр. Аларның 129ында коронавируска каршы кагыйдәләрне бозу очраклары ачыкланган.

«Кызганыч ки, кагыйдә бозу очракларының артуы күзәтелә, моңа кадәр ул 7 процент булса, хәзер 18 процентка җитте. Моннан шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: бәйрәм көннәрендә кайбер объектлар „тугарылып“ китте һәм яңа коронавирус инфекциясен кисәтү чаралары турында онытып җибәрде», — дип искәртте ул.

Роспотребнадзор хезмәткәрләре 71 беркетмә төзегән, материаллар судка җибәрелгән.

Авдонина сүзләренчә, җәмәгать туклануы өлкәсендә кагыйдә бозу очраклары аеруча еш күзәтелә. Кафе-рестораннарны 75 процентка тутыру, кешеләрне өстәл янына социаль дистанцияне саклап утырту таләбе үтәлми, антисептиклар юк, хезмәткәрләр исә битлексез йөри.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100