news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» атом су асты көймәсе Россия Хәрби-диңгез флоты составына керде

Тантанада Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, Төньяк флот командующие, адмирал Александр Моисеев, Архангельск өлкәсе губернаторы Александр Цыбульский һ.б. катнашты.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). «Казан» атом су асты көймәсе Россия Хәрби-диңгез флоты составына керде. Кабул итү тантанасы Россия флоты Башкомандующие, адмирал Николай Евменов җитәкчелегендә Северодвинскиның «Севмаш» предприятиесендә узды.

«Су асты көймәсе флагштогында Андреев хәрби-диңгез флоты флагы күтәрелде. Аны Россия флоты Башкомандующие, адмирал Николай Евменов тантаналы рәвештә „Казан“ су асты көймәсе командиры, 1нче ранг капитаны Александр Бекетовка тапшырды. Шул мизгелдән башлап „Казан“ атом су асты ракета крейсеры рәсми рәвештә Хәрби-диңгез флоты составына керде», - диелә Россия Оборона министрлыгы хәбәрендә.

Тантанада Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, Төньяк флот командующие, адмирал Александр Моисеев, Архангельск өлкәсе губернаторы Александр Цыбульский һ.б. катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100