news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә яңа ел чыршысын сүтәргә акча таба алмыйлар

Шәһәр башлыгы Фәнис Гыйльванов сөйләвенчә, чыршыны сүтү 800 мең сумга төшәчәк.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә әлегә кадәр яңа ел алдыннан куелган пиксельле чыршы тора. Биредә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә чыршы белән төшкән фотолар куя башлады.

«Миллион сумлык чыршыны куйдылар, ә алырга акча җитмәдеме? Җәй көне шулчаклы күп бәйрәмнәр була, алар барысы да Яңа ел чыршысы буенда үтәрме?» — дип гаҗәпләнә шәһәр халкы. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы яза.

Шәһәр башлыгы Фәнис Гыйльванов сөйләвенчә, чыршыны сүтү 800 мең сумга төшәчәк. Әле бу суммага транспортлау һәм саклау чыгымнары кермәгән.

Шәһәр бюджеты өчен бу бик зур акча булып санала. Шулай ук ул Агыйдел шәһәрендә бу эш өчен белгечләр булмавын да әйткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot