news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар эстрадасы артистлары Бөек Җиңүнең 75 еллыгына «Мәңгелек дан» җырын башкарды

Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе проектында Элвин Грей, Алсу, Ренат Ибраһимов, Эльмира Кәлимуллина, Наилә Фатехова катнашты.

Татар эстрадасы артистлары Бөек Җиңүнең 75 еллыгына «Мәңгелек дан» җырын башкарды
клиптан скриншот

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе «ТНВ» медиахолдингының Мәскәү филиалы белән берлектә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына «Мәңгелек дан» проектын әзерләгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов хәбәр итте.

Татар эстрадасы артистлары башкарган җырның көен Радик Яруллин һәм Айрат Сафин, сүзләрен Факия Ситдыйкова иҗат иткән.

Җырны Ренат Ибраһимов, Алсу, Эльмира Кәлимуллина, Элвин Грей, Роза Хәбибуллина, Наилә Фатехова, Ренат Лайшев һәм Динә Газалиева башкара. «Фронтта да, тылда да батырлык күрсәткән каһарманнар истәлегенә татар телендәге композиция Россия һәм татар эстрадасы йолдызларының тавышы белән яңгырый», — диде ул.

Видеоклипта танылган җәмәгать эшлеклеләре дә катнашкан. «Татарстан Республикасы халкы, Россия гражданнары шушы бөек бәйрәмгә катнашы булган барлык кешеләр әлеге җырга кушылыр», — дип ышаныч белдерде проект командасы.

«Безнең туган телебездә яңгыраган „Мәңгелек дан“ җыры геройларыбыз Мәхмүт Гәрәев, Әнвәр Чанышев, Кәрим Шакировның һәм күпсанлы халыкларның бөек каһарманлыгын искә алу гына түгел, ә шушы композициягә төрле милләт кешеләренең дә кушылып җырлауларына этәргеч була ала», — дип саный Фәрит Фарисов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100