Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санаторийлар 1 июньнән соң ачыла башлар дип фаразлана
«1 июньнән соң чикләү чаралары гамәлдән чыгарыла башлар дип өметләнәбез, акрынлап элекке эш режимына кайтырбыз дип ышанам», — диде Татарстан буенча Социаль иминиятләштерү фонды идарәчесе Павел Лоханов.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Санаторийлар 1 июньнән соң ачыла башлар дип фаразлана. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан буенча Социаль иминиятләштерү фонды җитәкчесе Павел Лоханов әйтте.
«Коронавирус таралуны кисәтү буенча РФ Хөкүмәте карары нигезендә, санаторийлар ябык. Әлегә без юлламалар бирүне санитар-эпидемиологик шартлар яхшырганчы һәм РФ Хөкүмәтеннән тиешле фәрман килгәнче туктатып тордык», — диде Павел Лоханов.
Аның сүзләренчә, санаторийлар ябык булуга карамастан, бернинди экономияләнгән акчалар юк, конкурс процедуралары үткәрелгән. «1 июньнән соң чикләү чаралары гамәлдән чыгарыла башлар дип өметләнәбез, акрынлап элекке эш режимына кайтырбыз дип ышанам», — диде фонд идарәчесе.
Павел Лоханов Федераль социаль иминиятләштерү фондының Үзәк аппараты белән консультацияләр уздырылганын әйтте. «Калган җәйге, көзге, кышкы айлар бюджет тарафыннан каралган юлламалар буенча хезмәт күрсәтүгә җитәрлек булыр дип уйлыйбыз. Санатор-курорт дәвалану буенча чиратта торган кешеләр дәүләт хезмәтен алсын өчен тырышачакбыз», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз