420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус таралу белән бәйле рәвештә, 9 Май көнне Җиңү парады узамаячак. Аның төгәл кайчанга күчереләчәге май азакларында билгеле булырга тиеш. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Җиңү парады я июнь азагында, я сентябрь башында булыр дип фаразлана. Әле тәгаен әйтеп булмый», — диде ул.
Аның сүзләренчә, Россия Федерациясенең коронавирусны кисәтү буенча чаралар режимыннан чыгуына карап, парадны июньдә яисә сентябрьдә уздыруны күрсәтәчәк.