КФУ студентлары сугышта катнашкан бабаларына хат язу марафонына кушылды

«Фронтка хатлар» онлайн дәресендә ветераннар сугыш елларын искә алды.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең йөзгә якын студенты Бөек Ватан сугышында һәлак булган туганнарына, әби-бабаларына һәм абыйларына хатлар язган. Әлеге хатларны алар татар теле белеме кафедрасы каршында эшләп килгән «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе оештырган «Фронтка хатлар» онлайн дәресендә укыдылар.

«Бүген без югары технологияләр заманында яшибез, аларны бик теләп кулланабыз. Әби-бабаларыбызны фотога төшерәбезме, видео яздырабызмы, аларның фотосурәтен киләчәк буынга җиткерәбезме» дигән сорау күтәрелде. «Фотога туй, мәҗлес кебек вакыйгаларны теркәп калырга омтылабыз, әмма авыр чорларны кичкән әби-бабайларга да игътибар күбрәк булсын иде», — диде КФУ доценты, «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халисә Ширмән.

10.2-901 төркем студенты Рәхмәтуллина Алсинәнең бабасына сугыш башланганда алты яшь була. «Без үскәндә кинәт кенә сугыш башланды, көненә берничә кешене сугышка алып китәләр иде, алып киткәннәрен мәчет кырыеннан карап тора идек. Безнең авылдан сугышка картларны да алдылар. 1925 елда туган унсигез егет киткәне истә. Аларның алтысы гына кайтты: кайсы сукыр, кайсы чатан иде», — ди Әсхәт Рәхмәтуллин.

«Ачлык кичердек, күбесе кычыткан, төрле үләннәр белән тукланды. Кырдан башаклар җыя идек — шулар белән көн күрдек. Әни мине көтү куарга кырга ияртеп бара иде. Ул урак ура, ә мин энеләремне карадым. Бала елый башласа, чүпрәккә ипи кисәген салып, авызына каптыралар иде. Караңгыда гына кайтып җитә идек», — дип искә ала сугыш елларын Әсхәт Рәхмәтуллин.

Әсхәт Рәхмәтуллин хәзерге буынга тормышның рәхәтлеген күреп, тыныч яшәүләрен теләп калды. «Мондый сугышлар булырга язмасын», — диде ул. «Бабам һәрвакытта да үзенең истәлекләрен сөйли. Үзебезнең яндагы өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлырак булсак иде. Аларга бары тик безнең җылы сүзебез дә җитә», — дип билгеләп үтте Алсинә.

«Сугыш башланган елларда бер елмайган кеше юк иде», — дип искә ала хатирәләрен Гөлирам Хамматова. Аңа сугыш башланганда алты яшь булган. «Өйдә сәкедә әти белән әни моңаеп утыра иде. Без, өч кыз бала, әтине исән-сау йөр, дип озатып калдык. Ай ярымнан берәр посылка алып кайтырмын, дип ышандырды. Сугышка яраклы бар кешене дә хезмәткә алдылар», — диде ул.

«Иң авыры хатын-кызларга, яшүсмерләргә туры килде. Сугыш чорында ризык бик юк иде. Бәрәңгене вак итеп такмарлап турыйбыз да, киптереп, аз-азлап ашый идек. Аннан соң өшегән бәрәңгене актара башладык, соңыннан кычыткан, кукы, кузгалаклар өлгерде. Вак итеп турап, кайнар суда пешереп, ашка сала идек», — ди Гөлирам Хамматова.

Онлайн дәрестә студентлар бабаларына багышлап язган хатларын укып үтте, атаклы диктор Юрий Левитанның Бөек Ватан сугышы башлануы һәм тәмамлануы турында әйткән язмасы куелды, сугыш темасына багышланган видеосюжетлар һәм клиплар күрсәтелде.