news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

9 Май көнне казанлыларны бәйрәм уңаеннан самолет һәм вертолетлар сәламләячәк

Авиацион техника Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы флагларын, Җиңү байрагы копиясен алып очачак.

9 Май көнне казанлыларны бәйрәм уңаеннан самолет һәм вертолетлар сәламләячәк
Владимир Васильев

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 9 Май көнне казанлыларны Җиңү бәйрәме уңаеннан самолет һәм вертолетлар сәламләячәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.

«Бәйрәм көнне Казанда һавада очучылар төркемен күрергә мөмкин булачак. Өч легендар МИ-8 вертолеты Казансу акваторие, үзәк урамнар, Җиңү паркы өстеннән Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы флагларын, Җиңү байрагы копиясен алып очачак», — диде ул.

Тагын бер кызыклы вакыйга — Казан өстеннән легендар самолет ТУ-160 «Ак аккош» бомбардировщигы узачак. Ул Казан авиация заводында модернизацияләнгән. Аның очышы турында репортаж төшереләчәк. «Летчиклар шул рәвешле казанлыларны бәйрәм белән тәбрикләячәкләр», — диде Азат Абзалов.

Шул ук көнне авиацион тематика дәвам иттереләчәк. Һава торышы яхшы булса, 18.00 дә вертолетлар алып очачак өч флаг белән өч һава шары очып узачак.

Азат Абзалов сүзләренчә, иртәгә 12.00 сәгатьтә Җиңү паркында Җиңү байрагы копиясен 50 метр биеклеккә күтәрү тантанасы «Татар-информ» агентлыгы һәм ТНВ ярдәмендә онлайн режимда күрсәтеләчәк.

9 Май көнне Мәңгелек утка чәчәкләр салу да, монумент ачылышы тантаналары да онлайн форматта тәкъдим ителәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100