Роман Шәйхетдинов Татарстан халкын Радио көне белән котлады

Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры коллегаларының әлеге өлкәдәге уңышларын билгеләп узды һәм югары максатларга ирешергә теләде.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Вице-премьер – Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әлеге бәйрәмгә катнашы булган барлык татарстанлыларны Радио һәм элемтә көне белән котлады.

«Кадерле коллегалар! Бу җылы язгы көннәрдә, май бәйрәмнәре чиратында без һөнәри бәйрәмебезне билгеләп узабыз. Мин ихластан сезне Җиңү көне белән котлыйм! Үз гомерен иң прогрессив һәм тиз үсеш алучы тармак белән бәйләгән барча кешене - Радио һәм элемтә көне белән!", - диелгән Р.Шәйхетдинов мөрәҗәгатендә.

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Бөек Ватан сугышында күрсәтелгән каһарманлыкта элемтәчеләрнең  мөһим өлешен билгели.

"Бөек Җиңүне бәйрәм итү якынлашкан көннәрдә бөтен кешелекнең тыныч тормышы, Җиңү өчен кылынган батырлыкта элемтәчеләрнең ролен аерым билгеләп үтәсе килә. Бу  - иң авыр һәм җаваплы вакытта, авыр шартларда үз эшен лаеклы һәм үзләрен аямыйча башкарган профессионаллар. Иң масштаблы сугышлардагы һәм тулаем Җиңүдәге уңыш турыдан-туры аларга бәйле булган!", - дип ассызыклый Шәйхетдинов.

Ул 120 ел элек Александр Попов дөньяга радиодулкыннар куллану мөмкинлеген бүләк итүен искәртә. Шул вакыттан тарих елъязмасы мәгълүмат агымы белән сугарылган.

Роман Шәйхетдинов үз котлавында заманча элемтәнең инде телефон, почта, радио һәм телевидение генә түгеллеген билгели. "Кешеләр тормышына мәгълүмати технологияләр инде тирән үтеп керде. Безнең республика бу өлкәдә бик тә алга китте. Интернетка тоташу дәрәҗәсе буенча - 75 процент - без Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң өченче урынны билибез. Бу югары планкага ирешүгә - Татарстанда миллионнан артык Интернет кулланучы - күп дәрәҗәдә 222 азсанлы халыклы торак пунктларга кадәр элемтә челтәре төзү буенча проектны гамәлгә ашыру ярдәм итте".

"Мобиль элемтә шулай ук заманча кешенең аерылгысыз атрибуты булып тора. Бүген Татарстанда актив сим-карталы 6,5 миллион җиһаз исәпләнә, ә кәрәзле элемтәнең үтеп керү дәрәҗәсе 180 процентка якынлаша. Россия буенча бу күрсәткеч 164 процент. Ерак районнарда мобиль элемтә сыйфатын үстерү буенча нәтиҗәле карарларның берсе берничә элемтә операторы җиһазлары урнаштырылган инфраструктур мәйданчыклар төзү була.

Тормышыбызга Интернетның актив үтеп керүенә карамастан, почта эчемтәсенә дә ихтыяҗ кимеми. 2016 елда гына республикада 30 миллион хат, посылка җибәрелгән һәм акча күчерелгән. Әлеге элемтә төрен бүгенге көндә тест режимында эшләүче яңа почта логистик үзәге камилләштерәчәк. ул Татарстанга гына түгел, Чувашстан, Мари-Эл, Удмуртия республикаларына, Самара һәм Ульян өлкәләренә дә хезмәт күрсәтәчәк", - диелгән котлауда.

Роман Шәйхетдинов барлык элемтәчеләргә көндәлек хезмәтендә уңышлар теләде.