Татарстан яшьләре Бөек Җиңү яулаучыларга рәхмәтен социаль акцияләр аша белдерә

Акция меңнәрчә кешене берләштерә

(Казан, 7 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры каршындагы мәйданда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган акцияләр узды.

"Минем батырым", "Рәхмәтле буыннан", "Татарстан яшьләреннән ветеранга хат", "Җиңү байрагы", "Без тынычлыкны сайлыйбыз" дип аталган чаралар Татарстан башкаласында яшәүче һәм май бәйрәмнәрендә Казанга кунакка килгән йөзәрләгән кешене берләштерде.

Мәйданга килүчеләрне күтәренке кәеф һәм дәртле музыка каршы алды. Заманча көйләр белән бергә бу мизгелләрдә Бөек Ватан сугышы чорындагы көйләр дә акцияләрне тамаша кылучыларны бер темага берләштерде, уртак халәткә китерде. Анда катнашучылар "тере" колонна булып баскан иде. Колоннаның башындагы егетләр һәм кызлар "Рәхмәт" сүзе хасил итеп баскан. Шул рәвешле, алар ветераннарга рәхмәтләрен җиткерде. Җилдә җилфердәгән төрле төсле әләмнәр, шарлар чарага тагын да ныграк бәйрәм төсмере өстәде. Театр бинасында бәйрәм уңаеннан оештырылган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы концертка килгән сугыш һәм хезмәт ветераннары әлеге колонна аша узды.

"Бүген без, шул рәвешле, ветераннарга рәхмәтебезне җиткерәбез. Әлеге акция, күргәнебезчә, меңәрләгән яшьләрне берләштерә. Алар арасында төрле яшьләр иҗтимагый оешмалары, студентлар хезмәт отрядлары вәкилләре, волонтерлар, "Яшь гвардия" хәрәкәте, ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр җәмәгать палатасы һ.б. яшьләр оешмалары вәкилле җыелды, - диде республиканың хезмәт отрядлары үзәге директоры Ринат Садыйков "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә. - Бу чара ветераннар өчен оештырылса да, яшьләргә юнәлдерелгән булырга тиеш, дип уйлыйм. Чөнки тәрбия өлкәсендә ул бик мөһим. Монда алар, кызганычка, ветераннарда чагылган, әмма инде китеп бара торган легенданы күрә ала. Әлеге акцияләрне уздыру яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә дә ярдәм итә", - дип ассызыклады ул.