Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтәриятенең яңа Шурасы эшен башлап җибәрде

Ришат Җиһаншин җитәкчелегендәге өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәриятенең яңа Шурасы беренче утырышын үткәрде, әгъзаларның вазифаларын билгеләде
(Төмән, 7 май, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Шура утырышында берничә мәсьәлә каралды.
Берен чиратта күптән булып үткән Татар мәдәнияте көннәренә йомгак ясалды. Аның ничек үткәрелүе турында өлкә Милли мәдәниятлар йортының татар бүлеге җитәкчесе Гөлфия Хәлитова сөйләде.
Татар мәдәнияте көннәре кысаларында “Таң йолдызы” балалар фестиваль-конкурсы үткәрелде, анда төрле милләт балалары катнашты, сайлап алу турлары жюри әгъзалары катнашы белән район-шәһәрләрдә үткәрелде, бәйрәм Төмәндә “Төзүче” мәдәният сараенда үткәрелгән гала-концерт белән тәмамланды.
Милли-мәдәни мохтәрият Шурасының күпчелек әгъзалары Мәдәният көннәре югары дәрәҗәдә үтте, дип бәя бирделәр, фестиваль-конкурста татар төркеменең беренче урынны яулап алуын шуңа дәлил итеп күрсәттеләр. Милли эшләр комитетының әйдәп баручы белгече Рифкать Насыйбуллин фестивальдә алынган беренче урын масаерга ирек бирми, чөнки бу чарада татар данын ерак төньяктан, нефть-газ шәһәрләреннән килгән төркемнәр бигрәк тә күтәрде, дип сагаерга мәҗбүр итте утырышта катнашучыларны. Мәдәният көннәрен оештырып үткәрүдә тирән тамыр җәйгән традицияләрне дә үзгәртергә вакыт, аерым коллективлар әзерләп үткәргән концертлар белән генә тәэмин итеп булмый милли мәдәниятебезнең үсешен, Мәдәният көннәренә ел дәвамында эзлекле әзерлек алып барылырга тиеш, дип кушылдылар Рифкать Насыйбуллин фикеренә Шурага соңгы корылтайда кабул ителгән яңа әгъзалар. Беренчедән, Мәдәният көннәренә әзерлек вакытында мәдәниятебез, туган телебез торышына төпле анализ ясалырга, проблемалар ачыкланырга, перспективалар билгеләнергә тиеш, Мәдәният көннәре программасында туган телне саклап үстерүгә юнәлтелгән чаралар, китапханәләр, мәдәният үзәкләре, клублар эшчәнлегенә бәйле, милли гаиләне ныгытуга юнәлдерелгән чаралар дә урын алырга тиеш, дигән фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр алар.
Дөресен әйткәндә, шактый каршылыклы корылтай булып үткәннән соң булган бу утырыш шул ягы белән җылы тәэсир калдырды күңелдә: Шура рәисе Ришат Җиһаншин корылтайда һәм хәзер күрсәтелгән барлык җитешсезлекләр, тәкъдимнәр эш дәвамында исәпкә алынырга тиеш, җитешсезлекләрне төзәтүгә җитди игътибар булырга тиеш, дип, Шура әгъзаларын эшлекле дулкынга юнәлтергә тырышы.
Бу утырышта милли-мәдәни мохтәрият яшьләргә йөзе белән борылырга әзер булуын раслап, Шура составына Татар яшьләре берлеге вәкиле итеп Фәрит Корбанов кабул ителде.
Шура кысаларында 9 комиссия төзелде һәм аларның җитәкчеләре сайланды:
- Себер-татар этносын үстерү стратегиясе (Ришат Сабиров, өлкә милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе);
- Эшмәкәрлек һәм икътисадый үсеш буенче элемтәләр (Радик Җиһаншин, Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе);
- Милли мәгариф һәм фән (Сания Насыйбуллина, Төбәк мәгарифен үстерү институты доценты);
- Мәдәният һәм рухи-мәдәни мирас (Сәфиулла Ильясов, Тубыл шәһәре Себер татарлары мәдәният үзәге җитәкчесе);
- Җәмәгатьчелек һәм матбугат чаралары белән элемтәләр (Алсу Сәгыйтова, “Яңарыш” газетасының баш редакторы);
- Милләтара багланышлар һәм кеше хокукларын саклау (Хәмзә Биктимеров, Төмән районы Шыкча авылы җирле үзидарә берәмлеге җитәкчесе);
- Гаилә, ана һәм бала (Фәүрия Шәрипова, Тубыл шәһәре милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе);
- Дини оешмалар белән элемтә (Рәшит Галимов, Төмән шәһәренең Ленин административ округы башлыгы урынбасары);
- Яшьләр белән эш (Гөлфия Калашникова, Яркәү муниципаль районы Идарәсе хезмәткәре) комиссияләре.
Шура секретаре итеп Б.Н.Сабирова сайланды.