news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама уңайлы тирәлеккә ия шәһәр буларак танылды

Россия Төзелеш министрлыгы 2020 елда шәһәр тирәлеге сыйфаты индексы нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

Түбән Кама уңайлы тирәлеккә ия шәһәр буларак танылды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Түбән Кама ил күләмендә уңайлы шәһәр тирәлеге булган территория буларак танылды.

Россия Төзелеш министрлыгы 2020 елда шәһәр тирәлеге сыйфаты индексы нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Түбән Кама 360 мөмкинлектән 209 балл җыйган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Шәһәр «Торак һәм тирә-юнь киңлекләре» пункты буенча 47 балл җыйган. «Гомумшәһәр киңлеге» — 37 балл, «Урам-юл челтәре» — 34 балл, «Социаль-ял итү инфраструктурасы һәм әйләнә-тирә мохит» — 33 балл һәм «Яшелләндерелгән киңлекләр» өчен 30 балл туплаган.

Исегезгә төшерик, индекс ел саен шәһәр тирәлегенең алты төрен бәяләү нигезендә, Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан формалаштырыла.

2020 елда Түбән Камадан тыш югары балл җыйган моношәһәрләр — Тутаев, Козьмодемьянск, Канаш һәм Тольятти.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100