news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин табиблар турында: Сезнең эшчәнлегегез Татарстан лидерлыгына ярдәм итә

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде һәм Бөтендөнья сәламәтлек көне белән котлады.

Мөхәммәтшин табиблар турында: Сезнең эшчәнлегегез Татарстан лидерлыгына ярдәм итә

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Медицина хезмәткәрләренең эшчәнлеге Татарстанның лидерлыгына, оешканлыгына һәм иминлегенә ярдәм итә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте һәм республика табибларын Кариев исемендәге театрда «Ак чәчәкләр» спектакле премьерасы алдыннан Бөтендөнья сәламәтлек көне белән котлады.

«Сез теләсә кайсы минутта югары профессионализм, сизгерлек һәм мәрхәмәтлелек күрсәтеп, ярдәмгә килергә әзер. Нәкъ менә сез, медицина хезмәткәрләре, безнең белән туганнан алып, картлыкка кадәр янәшә буласыз. Без сезнең алда бурычлы», — дип мөрәҗәгать итте парламентарий чакырылган табибларга.

Аның сүзләренчә, ил, республика хакимияте, «Бердәм Россия» партиясе медицина, гомумән сәламәтлек саклау үсешенә зур игътибар бирә. Бу күп очракта җәмгыятьнең һәм республиканың тотрыклылыгын һәм иминлеген билгели.

Бүген коронавирус белән көрәшкә зур өлеш керткән 150 табиб һәм 16 волонтер-медик Кариев исемендәге театрга «Ак чәчәкләр» спектакле премьерасына чакырылды. Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге инициативасы буенча куелды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100