news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда һәм Мәскәүдә разведчик Исхак Әхмәровны искә алдылар

Исхак Әхмәровның шәхси әйберләре бары тик Казан музеенда гына урын алган.

Казанда һәм Мәскәүдә разведчик Исхак Әхмәровны искә алдылар
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 7 апрельдә, легендар совет разведчигы Исхак Абдулла улы Әхмәровның (1901-1976) тууына 120 ел тулды. Шул уңайдан Казанда һәм Мәскәүдә искә алу чаралары узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Исхак Әхмәров — совет разведкасы легендасы» экспозициясен ачуда катнашты.

Ул Казан шәһәре Музей комплексына Исхак Әхмәровның төрек телендәге шәхси сүзлекләрен һәм китапларын тапшырды. Күргәзмәдә беренче мәртәбә Исхак Әхмәровның шәхси әйберләре, аның киемнәре тәкъдим ителде.

Күргәзмәдә барлыгы йөздән артык экспонат күрсәтелде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Исхак Әхмәровның шәхси әйберләре бары тик Казан музеенда гына урын алган.

Мәскәүдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасарлары Михаил Михалин һәм Эмиль Фәйзуллин вәкиллек хезмәткәрләре белән Исхак Абдулла улы каберенә чәчәкләр салды. Ул хатыны белән Химки зиратында җирләнгән.

Искәртик, легаль булмаган разведчик Исхак Әхмәровка белән аның хатыны Елена Әхмәровага кабер ташы узган елның августында Татарстан Республикасы тарафыннан тантаналы рәвештә куелды. Анда Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100