news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районы эшмәкәре гаиләсе районга 2000 медицина битлеге бүләк итте

Медицина битлекләре полиция хезмәткәрләренә, авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләренә һ.б. таратылачак.

Яңа Чишмә районы эшмәкәре гаиләсе районга 2000 медицина битлеге бүләк итте
http://novoshishminsk.ru/

(Яңа Чишмә, 7 апрель, «Татар-информ», «Яңа Чишмә хәбәрләре»). Яңа Чишмәдә яшәүче эшмәкәр Шәүкәт Сабиров гаиләсе районга 2000 медицина битлеге бүләк итте. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янаган бу чорда эшмәкәр гаиләсе хәйрия гамәлен башкарды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Медицина битлекләре полиция хезмәткәрләренә, авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләренә, медкомиссия узганда призывникларга, ветеринария хезмәткәрләренә, төзүчеләргә, торак-коммуналь хуҗалык һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә таратылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100