news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда дәүләт хезмәтләренең җиде цифрлы суперсервисы гамәлгә ашырылачак

Республикада яшәүчеләр теләсә кайсы вакытта һәм урында дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлегенә ия булырга тиеш, дип искәртте ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры.

Быел Татарстанда дәүләт хезмәтләренең җиде цифрлы суперсервисы гамәлгә ашырылачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). 2020 елда Татарстанда яшәүчеләр дәүләт хезмәтләре суперсервисыннан файдалана алачак. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Безнең министрлык та компанияләрнең онлайн-сервислар эшләү буенча инициативаларын актив рәвештә хуплаячак, алар изоляция вакытында да, гадәти көннәрдә дә республикада яшәүчеләргә файдалы булачак», - диде министр.

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы 2020 елда җиде суперсервисны («Мин төзим», «Минем сәламәтлек», «Мин – мәктәп укучысы», «Без - ата-аналар», «Минем күзәтүче», «Актив шәһәр кешесе» һәм «Минем субсидияләр») гамәлгә ашырачак.

Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, республикада яшәүчеләр теләсә кайсы вакытта һәм урында дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлегенә ия булсын өчен министрлык үз карарларын әзерләячәк.

Россиядә дәүләт хезмәтләре электрон сервислары Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә булдырылган «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100