Сабада юкәгә игътибар арта

Кош ояларына да ихтыяҗ бар

 (Казан, 7 апрель, “Татар-информ”). Саба районы Иләбәр авылы егете сыерчыклар кайтуына 15-20 көн эчендә 60-70 оя ясарга өлгергән. Кош ояларын авылдашлары, күрше Эзмә авылында яшәүчеләр дә алып элгән. “Сатып алучылар булгач, күңел үсеп китте. Юкә такталардан ясалган оялар бик матур һәм уңайлы. Күңел җылысы биреп салынганлыгы сизелеп тора”, – ди Айнур Зарипов.

Останың агачтан ясалган эшләнмәләре сыерчык оялары белән генә чикләнми, дип белдерә “Саба таңнары” басмасы.