news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Алтын” сәүдә үзәге, Мәскәү районы базары һәм тагын биш сәүдә объекты эшен туктатуны таләп итәләр

Прокуратура янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәүне ачыклаган

  (Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Казан прокуратурасыянгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәмәгән тагын җиде объектның эшчәнлеген суд тәртибендә туктатуны таләп итте. Күзәтчелек ведомствосы белдергәнчә, алар - “Алтын” сәүдә үзәге, Мәскәү районы базары, Вахитов урамындагы "Metro Cash&Carry", “Даурия” базары, “Нагмир” ҖЧҖ кибете, “Ала Дим” ААҖ сәүдә объекты һәм “Ягодная Слобода” сәүдә комплексы.

Татарстан башкаласында үткәрелгән тикшерүләр Казанда сәүдә объектлары эшчәнлегендә янгын куркынычсызылыгы таләпләре тупас бозылуын күрсәткән. Бу кагыйдәләрне бозу, кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра һәм җитди зыян китерергә мөмкин.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Казан прокурорлары, янгын куркынычсызлыгы таләпләре кагыйдәләре бозылу очракларын тулысынча бетергәнче, әлеге сәүдә объектлары эшчәнлеген туктату турында дәгъва белән судларга мөрәҗәгать иттеләр.

Фотосурәт wikipedia.org сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot