Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзбәкстан Россиягә даими авиарейсларны май аенда яңартырга ниятли
Үзбәкстанның транспорт министры урынбасары сүзләренчә, илдә коронавирус вазгыяте Россия критерийларына туры килә.
(Казан, 7 март, «Татар-информ»).Үзбәкстан март-апрель айларында Россия белән даими авиаэлемтәне яңартырга исәп тота. Илдә коронавирус белән хәл Россия критерийларына туры килә, диде сишәмбе көнне журналистларга илнең Транспорт министры урынбасары Жасурбәк Чориев.
«Әлегә без Россия ягыннан җавап көтәбез. Март-апрель айларында ниндидер уңай нәтиҗә булыр дип уйлыйм»,-дигән Жасурбәк Чориев Ташкентта Үзбәкстанның транспорт дипломатиясенә багышланган түгәрәк өстәл кысаларында. Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге шул хакта хәбәр итә.
Министр урынбасары аңлатып узганча, Үзбәкстан ягы Россиянең коронавируска каршы тору буенча махсус комиссиясенә Үзбәкстанда ковид эпидемиология вазгыяте турындагы бөтен мәгълүматны җибәргән.
«Без даими очышларны яңарту өчен Россия комиссиясе тарафыннан билгеләнгән барлык стандартлар, критерийлар буенча туры киләбез», - дип әйткән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз