news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә билетсыз балаларны транспорттан төшереп калдыру тыелды

Яңалык өлкәннәр озата барган балигъ булмаган пассажирларга кагылмый.

Россиядә билетсыз балаларны транспорттан төшереп калдыру тыелды
Владимир Васильев

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Бүгенге көннән Россиядә транспортта билет өчен түләмәгән 16 яшьтән кечерәк балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыя торган закон гамәлгә керде.

Яңалык өлкәннәр озата барган балаларга кагылмый. Шулай итеп, балигъ булган пассажир юл йөрү өчен түләмәгән очракта якындагы тукталышта бала да, өлкән кеше дә чыгарга тиеш була.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин балаларны юлда үзләрен генә калдыру аларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч, дип искәртте.

«Бүгенге көннән кондукторлар һәм машина йөртүчеләр баланы билет булмау сәбәпле төшереп калдыру Федераль законны бозу икәнен, моның өчен җаваплылык тотачакларын аңларга тиеш», — дип китерә Володин сүзләрен Россия парламенты матбугат хезмәте.

Закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан 16 февральдә кабул ителде, ә 17 февральдә Федерация Советы тарафыннан хупланды. 24 февральдә аны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100