news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт ана капиталын торак шартларын яхшыртуга тоту кагыйдәләрен гадиләштерде

Үзгәрешләр ана капиталы акчаларын торак йортны төзегәндә яки реконструкцияләгәндә тотуга кагыла.

Хөкүмәт ана капиталын торак шартларын яхшыртуга тоту кагыйдәләрен гадиләштерде
Эльвира Мөбәракшина

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Ана капиталы сертификатын алган ата-аналарга әлеге акчаларны торак шартларын яхшырту өчен куллануны гадиләштерә торган кагыйдәләр билгеләнңе. 27 февральдә чыккан карарны Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалаган.

7 мартта хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган документта әйтелгәнчә, үзгәрешләр ана капиталы акчаларының торак йортны төзегәндә яки реконструкцияләгәндә чыгымнарны компенсацияләүгә юнәлдерелүе очракларына кагыла.

Хәзер башкарылган төзелеш эшләре актыннан мәгълүматны Пенсия фондына тапшырырга кирәк булмый Гражданнарга Росреестрдан җир участогының һәм анда төзелгән йортның үз милкендә булуы турындагы белешмә булу да җитә.

2020 елның 15 апреленнән ана капиталы сертификатлары гаризасыз рәсмиләштерелә – бала туганнан соң документ автомат рәвештә әни кешенең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка килә.

2021 елдан ана капиталы күләме беренче балага – 483 882, икенче балага 639 432 сумга кадәр арттырылды. Бу акчаларны торак сатып алуга яки төзүгә, уку өчен түләүгә, әни кешенең пенсиясе тупланма өлешен формалаштыруга, инвалид балалар өчен товарлар алуга һәм хезмәт күрсәтүгә юнәлдерергә мөмкин.

Кереме ике яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр ана капиталын икенче балага өч яшь тулганга кадәр айлык түләүләр өчен сарыф итә ала, диелә бу документта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100