news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе чәчәк бүләк итү акциясен оештырды

Яшь армиячеләр Нурлат шәһәренең Карл Маркс урамыннан узып баручы гүзәл ханымнар һәм кызларга лаләләрне бүләк итте.

 «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе чәчәк бүләк итү акциясен оештырды
http://nurlat-tat.ru/

(Нурлат, 7 март, «Татар-информ», «Нурлат-информ», Лилия Мөбәракшина). Берничә ел дәвамында яшәп килүче матур традиция буенча, «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе әгъзалары «Хатын-кызларга чәчәк бүләк итегез» дип аталган бик матур акция оештырды. Яшь армиячеләр Нурлат шәһәренең Карл Маркс урамыннан узып баручы гүзәл ханымнар һәм кызларга лаләләрне бүләк итте.

Бәйрәмчә формалар кигән яшь армиячеләр шәһәр үзәгендә хатын-кызларны 8 Март белән котлап, кызыл лаләләр бүләк итте. Яшь армиячеләрнең җылы теләкләре, ихлас елмаю белән чәчәкләр бүләк итүе һәркемнең бәйрәм кәефен арттырды.

«Чәчәкләр язның бу кояшлы көнен тагы да яктырак итте», — дип рәхмәтләрен белдерде хатын-кызлар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100