news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда ЮХИДИ хезмәткәрләре хатын-кызларга чәчәкләр бүләк иттеләр

Машина белән идарә итүче хатын-кызларны чәчәк бәйләме бирер өчен туктатканнар.

Азнакайда ЮХИДИ хезмәткәрләре хатын-кызларга чәчәкләр бүләк иттеләр
http://aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 7 март, «Татар-информ», «Маяк», Таңсылу Саниева). ​​​​​​​Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бүген Азнакайда район ЮХИДИ бүлеге үзенчәлекле акция оештырды.

Бүлек начальнигы Александр Лаврентьев машина белән идарә итүче гүзәл затларыбызны документлар тикшерү өчен түгел, язның беренче көтеп алынган бәйрәме белән тәбрикләп, чәчәк бәйләмнәре бирер өчен туктатты.

Чарада гимназиянең яшь юл инспекторлары, 15нче «Алтын балык» балалар бакчасына йөрүчеләр һәм тәрбиячеләр дә актив катнашты.

"Балалар гүзәл затларыбызга матур шигырьләр һәм кулдан эшләнгән открыткалар да әзерләгән иде", — ди «Юл хәрәкәте хәвефсезлеге» учреждениесенең профилактика буенча бүлек начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100