news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Динар Хәмитовны үзенең киңәшчесе итеп билгеләргә планлаштыра

Татарстан Федераль куркынычсызлык хезмәте башлыгы ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медаленә лаек булды.

 Татарстан Президенты Динар Хәмитовны үзенең киңәшчесе итеп билгеләргә планлаштыра
tatarstan.ru

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Динар Хәмитовны, ул отставкага чыкканнан соң, үз киңәшчесе итеп билгеләргә планлаштыра. Бу хакта республика җитәкчесе иртәнге киңәшмәдә хәбәр итте.

«Динар Газизович дәүләт куркынычсызлыгы хезмәтендә үз эшен тәмамлый, инде 40 ел эшләде. Ул минем киңәшчем булып эшләячәк», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты указы белән Татарстанның социаль - икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән өчен бүген Динар Хәмитов ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган медаль белән бүләкләнде.

  • Хәмитов Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе итеп 2013 елның ноябрендә Казан аэропортында «Боинг-737» самолеты һәлакәтеннән соң билгеләнә. Һәлак булучылар арасында Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең элеккеге җитәкчесе Александр Антонов та бар иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100