РФ Дәүләт Думасы депутаты Әгерҗе китапханәсенә китаплар бүләк итте

Әлфия Когогина район үзәк китапханәсенә КамАЗның 50 еллык юбилеена багышланган китаплар бүләк итте.

(Әгерҗе, 7 март, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әлфия Когогина эш визиты белән Әгерҗегә килде. Иң беренче ул район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән очрашты. КамАЗның 50 еллык юбилеена багышлап чыгарылган китаплар бүләк итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

1946 елда төзелгән бинада урнашкан бинаның заманча тиешле шартларгатуры килмәвен билгеләп үтте. Ул модуль китапханәсе төзү өчен федераль грантта катнашырга тәкъдим итте.

«Китапханә яңа форматлы мәгълүмат үзәге булырга тиеш», — диде ул.

Депутат өч телдә нәшер ителгән интерактив китап балаларда кызыксыну уятачак, диде.