420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 7 март, «Татар-информ, Зилә Мөбәрәкшина). Казанда «Ел хатын-кызы» бәйгесендә җиңү яулаган гүзәл затларны тәбрикләделәр. Котлау сүзләрен Татарстанның Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев тантаналы рәвештә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында яңгыратты.
«Хатын-кыз — ана» номинациясендә Наталья Ерофеева, «Хатын-кыз — культура һәм рухият» номинациясендә Ләйсән Усманова, «Хатын-кыз — галим» номинациясендә Энҗе Китаева, «Минем язмышым — минем һөнәрем» номинациясендә Әлфия Байкина, «Хатын-кыз — бизнес-леди» номинациясендә Ольга Айдуганова, «Пенсиягә яңа гына чыгучылар (героиня третьего возраста)» номинациясендә Унеслу Сатыбаева, «Хатын-кыз — ел үрнәге» номинациясендә Ольга Ланцова җиңүче дип табылды.
«Җәмгыятьнең иң зур байлыгы — хатын-кызларда. Халык саны килми башласа, без турыдан-туры Сезне кайгырта, кадерегезне белә башлыйбыз. Сез булмасагыз, тормыш юк, булмаячак та. Җыелышып, күзгә-күз карашып, хәлебезне сизеп, тоеп фикер алырга мөмкинлек тудырган өчен хатын-кызларга зур рәхмәт. Вакыт-вакыт демографик күрсәткечләре кимүе — илнең язмышы. Ирләрнең дә кадерен белеп, матур яшәргә язсын. Бу — Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бүләк. Барыгызга да исәнлек-саулык телисем килә», — диде котлавында Татарстан Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев.