Чирмешәндә Җиңүнең 75 еллыгын каршылау һәм үткәрү буенча комитет атна саен җыелачак

Районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 6 ветеран яши.

(Казан, 7 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршылау һәм үткәрү буенча райондагы оештыру комитеты бу уңайдан эшчәнлекне атна саен йомгаклап барачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Комитетның чираттагы утырышында муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да катнашты.

-Юбилейга кадәр санаулы вакыт калды. Шуңа күрә бу уңайдан эшчәнлекне активлаштыру мөһим. Һәр оешманың үз планы, программасы булырга тиеш, — диде ул. –Дөрес, күпчелек бу көннәрдә үк төрле чаралар үткәрә, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар оештыралар. Аларны дәвам итәргә, Бөек Җиңүгә багышлап башка төрле чаралар да үткәрергә кирәк. Яшь буынга да сугышның ничек яулануы, чын дөреслек турында аңлатыйк, белсеннәр, илнең патриотлары булып үссеннәр.

Районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 6 ветеран яши. 1928 елның 22 июне — 1945 елның 3 сентябре арасында туган сугыш чоры балалары — 1390 кеше.

Утырышта әйтүләренчә, сугыш һәм тыл ветераннары бөтен яктан игътибар тоярга тиеш. Аларның мөрәҗәгатьләре дә игътибарсыз калмасын.