Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә Җиңүнең 75 еллыгына медальләр тапшыру дәвам итә
Бөгелмә шәһәрендә гомер кичерүче тыл хезмәтчәне Гөлфия Вәгыйзь кызы Исмәгыйлевага «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» истәлек медален тапшырдылар.
(Бөгелмә, 7 март, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы», Оксана Гайсина). Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган медаль тапшыру тантанасы узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова, «Яшь гвардиячеләр» оешмасы активистлары белән бергәләп, бүгенге көндә Бөгелмә шәһәрендә гомер кичерүче тыл хезмәтчәне Гөлфия Вәгыйзь кызы Исмәгыйлевага «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» истәлек медален тапшырды.
Кунаклар ветеранга хәерле озын гомер, күңел күтәренкелеге, сәламәтлек, якыннарының кайгыртучанлыгын һәм җан җылысын тоеп яшәвен теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз