Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Удмуртиядә бер сәгать дәвамында татарча тапшырулар күрсәтәчәкләр
Удмурт һәм татар телендә телевизион тапшыруларны «Удмуртия» дәүләт телерадио компаниясе күрсәтәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). «Удмуртия» дәүләт телерадио компаниясе (ДТРК) бер сәгать дәвамында татар телендәге телевизион тапшырулар күрсәтә башлый. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Удмуртия» ДТРК милли телетапшырулар форматын үзгәртә. Телеканалның милли тапшырулар хезмәте башлыгы Валерия Сидорова «Россия-1» каналы җитәкчелегенең мәгълүмати сәясәте үзгәрүен хәбәр итте. Хәзер барлык милли телетапшырулар иртәнге эфирда чыга. Әмма ул бер сәгать дәвамында барачак.
Удмурт һәм татар телендәге тапшырулар («Мылысь-кыдысь», «Моң», «Хәерле кич»), шулай ук «Фин-угыр дөньясы» авторлык программасын тамашачылар сишәмбедән җомга көнгә кадәр карый алачак. Тапшыру «Иворъес» программасыннан һәм яңа проект - эксперт белән интервьюдан соң, 9:00 сәгатьтә чыгачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз