«Өмет» газетасы интернетта үз сәхифәсен ачты

«Өмет» газетасы интернетта үз сәхифәсен ачты

(Уфа, 7 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда татар телендә чыгучы «Өмет» яшьләр газетасы да, ниһаять, интернет челтәрендә үзенең даими сәхифәсен ачты. «Омеt-ufa.ru» дип исемләнгән әлеге сәхифәдә укучыларга газетада чыккан язмалар белән танышырга һәм рәхәтләнеп үзара аралашыр өчен дә мөмкинлекләр бар. Бу мөһим вакыйгага редакция хезмәткәрләре күп әзерлек алып барган иде, инде менә алар үз морадына иреште.

1991 елдан нәшер ителә башлаган «Өмет» яшьләр газетасы соңгы елларда илдәге татар мәгълүмат чаралары арасында иң популяр басмага әверелде. Бүгенге көндә «Өмет» газетасының тиражы 44 меңнән артып китте. Россиядәге татар газеталары һәм журналлары арасында иң күп күләм бу. Соңгы елларда «Өмет»нең «Сихәт» һәм «Сезнең өчен» дип аталган өстәмә кушымталары да чыга башлады һәм алар тиз арада зур популярлык яулады. 2001 елда төсле булып чыга башлавы да, башка техник яңалыклар да газетага карата хөрмәтне арттырды, билгеле. Хәзер редакция хезмәткәрләре компьютер мөмкинлекләрен дә мөмкин кадәр тулырак файдалана.

Газетаның баш мөхәррире Рәдис Ногманов әйтүенчә, «Өмет» газетасының киләчәккә дә иҗади уй-ниятләре зурдан. Алла боерса, аларның барысын да редакциянең талантлы журналистлары һәм башка хезмәткәрләре белән тормышка ашырып булачак.