news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Казахстандагы Вәкиллеге Россиягә кайтырга теләүчеләргә ярдәм итәчәк

Вәкаләтле вәкиллек Казахстан белән Кыргызстан чигендәге чик буе пунктыннан Бишкәккә барырга һәм Мәскәүгә яки Казанга очар алдыннан кунакханәдә урнашырга булышачак.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстанның Алма-Ата шәһәрендәге Россия гражданнары Кыргызстан Республикасы аша Россиягә кайта ала. Кыргызстан ил чиген үтү өчен мәҗбүри ПЦР-тестны гамәлдән чыгарды.

Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев социаль челтәрләрдә шул хакта хәбәр итте.

«Россиягә Бишкәк шәһәре аша кайтырга теләүчеләргә Вәкаләтле вәкиллек Казахстан белән Кыргызстан чигендәге чик буе пунктыннан Бишкәккә барырга һәм Мәскәүгә яки Казанга очар алдыннан кунакханәдә урнашырга ярдәм итәчәк. Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиевнең телефоннары: +7 (705-75) 5-00-51, +79172855337», диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100