news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Германия балалар каналы татар мәдәнияте турында фильм төшерү өчен Алабугага килгән

Аларның максаты — татар мәдәнияте, аерым алганда, Кыш бабай һәм Кар Кызы катнашында Яңа елны каршылау һәм бәйрәм итү турында фильм төшерү.

Германия балалар каналы татар мәдәнияте турында фильм төшерү  өчен Алабугага килгән
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 7 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга районының Морт авылы клубында балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрделәр. Германия иҗтимагый балалар каналы балаларның Чыршы бәйрәмен төшерде.

Аларның максаты — татар мәдәнияте, аерым алганда, Кыш бабай һәм Кар Кызы катнашында Яңа елны каршылау һәм бәйрәм итү турында фильм төшерү.

Бәйрәмдә балалар «Йөзек салыш», «Капкалы», «Чүпләмле» халык уеннарын яратып уйнады, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән йөрде, төрле бәйгеләрдә катнашты. «Яшьлек» ансамбле тамашачыга биюләр тәкъдим итте. Ә Кыш бабай белән Кар кызы татлы бүләкләр өләште.

Авыл халкы оештыручыларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100