news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа кагыйдәләр буенча, балконны пыяла белән тышлаган өчен штраф салулары ихтимал

Яңа норма торак бүлмәләрне яңача планлаштыруга каршы көрәшкә юнәлдерелгән, дип искәртте Константин Крохин.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Торактан файдалануның яңа кагыйдәләре (ул 2022 елның 1 мартыннан үз көченә керә) торак биналары милекчеләрен, пыяла куйган очракта, балконны баштагы халәтенә китерергә кушачак.

Мәскәүнең Торак берлеге рәисе, Сәүдә-сәнәгать палатасының торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Константин Крохин «Вечерняя Москва» газетасына биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Быелның маенда расланган яңартылган нормалар нигезендә, торак милекчеләре һәм арендаторлары «торак бүлмәне, Россия Федерациясе Торак кодексының 25, 26 һәм 28 маддәләрендә каралган тәртипләрне бозып, үзгәртергә (яки) яңача планлаштырмаска» тиеш.

Крохин ачыклык керткәнчә, яңа норма торак бүлмәләрне яңача планлаштыруга каршы көрәшкә юнәлдерелгән. «Шул ук вакытта, бу нигезләмә төбәк хакимиятенә балкон һәм лоджияләрне (һ.б.) үзгәртүгә кагылышлы үз кагыйдәләрен исәпкә алганда яшел юл ача. Бу түбәндәгеләрне аңлата: әгәр йортның планы буенча балконга пыяла куелмаган икән, бу очракта киләсе елдан җирле хакимияттән яңадан җиһазландыру өчен рөхсәт алырга туры киләчәк», — диде ул һәм рөхсәт булмаган очракта милекче штрафка тартылачак дип кисәтте.

Шул ук вакытта Крохин билгеләп үткәнчә, әлеге кагыйдәләр гамәлгә кергәнче балконга тәрәзә куйган торак милекчеләре һәм арендаторларына бу кагылмый. «Биредә 2022 елның мартыннан соң „тышланган“ балконнар хакында сүз бара», — дип аңлатты юрист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100