news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин минималь хезмәт хакы күләмен арттыру турындагы законны имзалады

2022 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 13 890 сумга кадәр җиткерелә.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин 2022 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 8,6 процентка арттыру — хәзер аена булган 12 792 сумнан 13 890 сумга кадәр җиткерү турындагы законны имзалады. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Башта хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 13 617 сумга кадәр артыр дип ниятләнгән иде. Әмма Дәүләт Думасында законның икенче укылышына дәүләт башлыгы минималь хезмәт хакын 800 сумнан арттырмау түгел, ә 1,1 мең сумга диярлек арттыру турында төзәтмә кертте. Яңалык 2022 елның 1 гыйнвареннан гамәлгә керә.

«Прайм» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елда кабул ителгән методика буенча минималь хезмәт хакы күләме Федераль дәүләт статистикасы хезмәте тарафыннан исәпләнгән алдагы ел өчен медиана — уртача хезмәт хакының 42 процентын тәшкил итә. Медиана хезмәт хакы — ул билгеле бер зурлык, ил халкының яртысының хезмәт хакы аннан югарырак, ә яртысыныкы — түбәнрәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100