Тарихчы: Урта Әләзән авылында дини гореф-гадәтләр Совет чорында бер дә тукталмаган

«Укытучы, табиб, партия эшлеклеләре шулай ук дини йолаларда катнашкан», — диде Лилия Сәгыйтова.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре кандидаты Лилия Сәгыйтова Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында Советлар Союзы чорында дини гореф-гадәтләр һәрчак уздырылып торганын әйтте.

«Урта Әләзән авылы халкы әйтүенчә, укытучы, табиб, партия эшлеклеләре шулай ук дини йолаларда да катнашкан. Мәктәп директоры Талипов әфәндедән авылда Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме, мәүлед кичәсе ничек уздырылганын сорагач, ул авыл халкының балалар белән бу бәйрәмнәрдә катнашуын әйткән», — диде ул «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, практика» I Халыкара фәнни-гамәли семинарында чыгышында.

Лилия Сәгыйтова әйтүенчә, 1937 елда Совет хакимияте динне илдә бөтенләй тыйган. «Әмма ислам дине бөтенләй үк бетми, дин гаиләдә сакланып кала», — диде галимә һәм 1966 елда дин эшләре комиссиясе Совет чиновнигына Урта Әләзән авылындагы вазгыять турында язган хатыннан өзек укыды.

«Клуб төзергә кирәк дигән тәкъдимгә дин тотучылар: «Безгә клуб кирәкми. Халык анда йөрми. Аллаһка ышанабыз һәм барыбыз да мәчеткә йөрибез. Балаларыбыз да мәчеткә йөриячәк. Динсез тора алмыйбыз. Декабрьдә Рамазан ае башлана. Ир-атлар тәмәке тартудан, эчүдән, ашаудан тыелып торыр. Бу начармыни? Шуңа күрә безгә баштан икенче мәчет төзегез, аннан соң клуб турында да уйларга мөмкин, дип җаваплады», — диде ул.

Лилия Сәгыйтова Советлар Союзы чорында да Урта Әләзән авылында мәчет эшләвен искәртте. «1980 елга кадәр Урта Әләзәндә балалар ураза тоткан. Авыл халкы күп булганлыктан, икенче мәчет салдыруны үтенә. Бу дини һәм дөньяви тормыш конкурентлыгына ачык мисал», — ди ул