news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ТАИФ» идарәчесе Түбән Кама Башкарма комитеты башлыгы урынбасары итеп билгеләнде

Ул Башкарма комитет эшенә, икътисади үсеш, территориянең иминлегенә бәйле мәсьәләләргә кураторлык итәчәк.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Ренат Шакиров Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде. Ул Башкарма комитет эшенә, икътисади үсеш, территориянең иминлегенә бәйле мәсьәләләргә кураторлык итәчәк. Башкарма комитет җитәкчесе Рамил Муллин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Ренат Шакиров 14 елдан артык Казанда салым хезмәте идарәсендә, соңгы елларда «ТАИФ» структурасында эшләгән һәм «Татнефтепродукт» холдинг компаниясе акционерлык җәмгыятен җитәкләгән.

«Аның акча әйләнеше 8 миллиард сум, хезмәткәрләр саны 1 меңнән артып киткән компания белән җитәкчелек итүдә гаять зур тәҗрибәсе бар. Ул территориаль мәйданчыкка да җитәкчелек итте, генераль директор вазифасын да башкарды», - дип искәртте Муллин.

«Сезнең зур тәҗрибәгез хакимият структурасында эшләргә ярдәм итәр дип өметләнәм, - дип мөрәҗәгать итте ул Ренат Шакировка. - Бездә көчле җитәкчеләр тупланган, барлык структуралар, бизнес, хакимият, сәнәгать предприятиеләре белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәк».

news_right_1
news_right_2
news_bot