news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инвалидлык буенча пенсияне рәсмиләштерү ысуллары турында сөйләделәр

Бүгенге көндә Татарстанның 56 меңнән артык кешесе инвалидлык буенча иминият пенсияләре ала.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүгенге көндә Татарстанның 56 меңнән артык кешесе инвалидлык буенча иминият пенсияләре ала. Моннан тыш, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге Байконурда яшәүче 293 кешегә шундый пенсияләрне билгеләү өчен җавап бирә. Инвалидлык буенча пенсияне ничек рәсмиләштү турында инвалидлар декадасында Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегендә сөйләделәр.

«Инвалидлык буенча пенсия билгеләү өчен Пенсия фондына бару зарурлыгы юк. Пенсияне Россия Пенсия фонды порталында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша электрон гариза ярдәмендә рәсмиләштерергә мөмкин. Киләчәктә бу хезмәтне гаризасыз формага күчерү планлаштырыла, ягъни пенсия гражданга инвалидлык билгеләнү белән автомат рәвештә билгеләнәчәк», — диде Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

Инвалидлык буенча иминият, социаль һәм дәүләт пенсияләре инвалидлыкка бәйле рәвештә түләүләрнең төп төрләре булып тора. Моннан тыш, түләүләрнең төп төрләренә ай саен акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы керә, аларның суммасы ел саен индексацияләнә.

Инвалидлык буенча иминият пенсиясе беренче, икенче һәм өченче төркем инвалидлары дип танылган һәм бер генә көн булса да иминият стажы булган кешеләргә билгеләнә һәм түләнә. Инвалидлык буенча социаль пенсия шулай ук беренче, икенче һәм өченче төркем инвалидларына, шул исәптән балачактан инвалидларга, шулай ук хезмәт стажы булмаган кешеләргә билгеләнә. Инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе хәрби хезмәт, космик очышларны әзерләү яки үтәү, радиация яки техноген катастрофалар аркасында инвалид булган кешеләргә түләнә.

Инвалидлык буенча пенсияләрнең барлык төрләре һәм аерым социаль түләүләр федераль инвалидлар реестрын кулланып рәсмиләштерелә. Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә инвалидка гариза бирү дә җитә, калган мәгълүматларны фонд реестрдан һәм мәгълүмат системасыннан алачак.

Кайбер хезмәтләр инвалидлар реестры ярдәмендә гаризасыз күрсәтелә башлады инде. Бу, мәсәлән, айлык акчалата түләү билгеләү (ЕДВ). Бөтен процесс медицина-социаль экспертиза бюросыннан инвалидлар реестрына кергән мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100