news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гражданнарның 2 категориясе өчен бер тапкыр бирелә торган пенсияне алу тәртибе үзгәрә

Яңа кагыйдәләр нигезендә, элеккеге хәрбиләр, Эчке эшләр, Оборона министрлыклары, прокуратура, Федераль иминлек хезмәте һ.б. структураларның хезмәткәрләре берьюлы ике пенсия алу мөмкинлегенә ия булачак.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2022 елның июленнән инвалидлыкка ия яки туендыручысын югалткан гражданнар, шулай ук эш стажы кечкенә булган кешеләр өчен бер тапкыр бирелә торган пенсия алу тәртибен үзгәртәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Моңа 55 яшьтән узган хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар керә», - диелә проектта.

Шундый пенсия түләүне сорап язылган гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында тапшыру мөмкинлеген тудырып, Пенсия фонды белән бәйләнешне гадиләштерергә ниятлиләр.

Билгеләп үтелгәнчә, кагыйдәләр үзгәргәннән соң әлеге пенсияне түләүне сорап биш елга бер тапкыр гына кабат мөрәҗәгать итеп булачак. Гаризаларны биш көн эчендә караячаклар.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, элеккеге хәрбиләр, Эчке эшләр, Оборона министрлыклары, прокуратура, Федераль иминлек хезмәте һ.б. структураларның хезмәткәрләре берьюлы ике пенсия алу мөмкинлегенә ия булачак. Моның өчен вакытыннан алда пенсия түләү хокукын бирә торган яшькә җитү зарур, кирәкле иминият стажы, шәхси коэффициентлар булырга тиеш һәм көч ведомствосы линиясе буенча тиешле еллар эшләгән өчен яки инвалидлык буенча пенсия алу мәслихәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100