news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда газ шартлаудан зыян күргән фатирларны төзекләндерү башланды

Автошәһәр мэры зыян күргән подъездда яшәүчеләр Яңа елны үз фатирларында каршыларга тиеш, дигән бурыч куйган.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чаллыда быел 25 октябрьдә көнкүреш газы шартлаудан зыян күргән 48нче комплекстагы 20нче йортта төзекләндерү эшләре актив дәвам итә. Аппарат киңәшмәсендә йорттагы хәлләр турында Автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.

«Ремонт эшләре актив алып барыла, эшләр фатир эчендә бара, бизәү материаллары сайлап алынды. Билгеләнгән вакытка бу эшләрне төгәлләргә планлаштырабыз», — дип сөйләде докладчы.

Автошәһәр мэры өч подъездда — 10, 11 һәм 12нче подъездларда яшәүчеләр Яңа елны үз фатирларында каршыларга тиеш, дигән бурыч куйган.

«Челнинские известия» газетасы мәгълүматларына караганда, зыян күргән фатирларда яшәүчеләр материалларны үзләре сайлаган. «Профит» оешмасы башкарма директоры Анатолий Кондюков диварларны бизәү торак хуҗаларының зәвыгы белән тулысынча килештереп эшләнде, дип белдерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100