news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтешнең арт-терапия аша өлкән кешеләрне тернәкләндерү проекты грант откан

«Тәтеш балкышы» социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль проектлар XI конкурсында җиңде.

Тәтешнең арт-терапия аша өлкән кешеләрне тернәкләндерү проекты грант откан

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). «Тәтеш балкышы» социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль проектлар XI конкурсында диплом алды. Бу хакта «Авангард» газетасы яза.

Проектның авторы — социаль эш буенча белгеч Наталья Мурзаева.

«Проект өлкән кешеләрне һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрне арт-терапия аша тернәкләндерүгә юнәлтелгән», — диде проект авторы.

Арт-терапия — сәнгать һәм иҗат кулланып психотерапиягә һәм психологик коррекциягә юллама. Проектны киләсе елның 30 июненә кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла.

2020 елда конкурс комиссиясенә 872 проект тапшырылган. Аларның 155е җиңү булып танылган. Җиңүчеләр 2020 елның ахырына кадәр үз инициативаларын чынга ашыруга акча алачак. Конкурсның грант фонды 25 миллион сум тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100