news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халкы бүгеннән Путинның матбугат конференциясе өчен сораулар җибәрә ала

Россия Президентының матбугат конференциясе 17 декабрьдә узачак.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Бүгеннән «Мәскәү-Путинга» махсус кушымтасы буенча Россия Президенты Владимир Путинга сораулар юлларга мөмкин. Дәүләт башлыгының ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясе 17 декабрьдә узачак. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Сорауларны шулай ук матбугат конференциясе алдыннан эшлиячәк сайт аша да җибәрергә була. Мобиль җайланмалар өчен «Мәскәү-Путинга» кушымтасын йөкләтү мөмкин. Аның буенча дәүләт башлыгына видеошалтырату ясарга, видеосорау яздырырга, шулай ук хәбәр язып җибәрергә була. Видеосорау бер минуттан артмаска тиеш.

Гражданнардан килгән сорауларны Гомумроссия халык фронты волонтерлар эшкәртәчәк. Узган еллардагы туры линияләрдә сораулар чара тәмамланганчы кабул ителде.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, матбугат конференциясе белән туры элемтәне берләштерү карары кабул ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100