news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда Актаныш фатирлары тулысынча шәхси җылыту системасына күчә

Бүгенге көндә Актанышта йортларга җылылык бирү буенча иң югары тариф.

Киләсе елда Актаныш фатирлары тулысынча шәхси җылыту системасына күчә
aktanysh.tatarstan.ru

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). 2020 елның көзендә Актаныштагы барлык күп фатирлы йортлар, шул исәптән социаль объектлар, тулысынча үзәк җылыту системасыннан аерылачак. Фатир хуҗалары киләсе елның ягып җылыту сезонын ике контурлы газ казаны белән каршы алачак. Бу турыда Актанышмуниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көннәрдә Актаныштагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең кичләре шактый “кызу” үтә – алар ишегалларында район җитәкчелеге белән очрашып, ике контурлы газ казанын урнаштыру сроклары, аның шартлары, бу юнәлештә үзләрен борчыган проблемалар хакында фикер алыша.

Күп фатирлы йортларны ике контурлы котел белән җылытуга күчерү Актаныш районында 2017 елга кадәр туктатылып та торды. Яңалыкны кабул итәргә теләмәгән халык та иркен сулыш алды, әмма кышкы салкыннарда тулысынча җылытылмаган фатирлар үзәк мәсьәлә булып кала бирде.

Актанышта үзәк җылыту системасы тулы куәткә эшләде, әмма җылылык трассаларындагы даими аварияләр, трассаларның тиешле таләпләргә туры килмәве нәтиҗәсендә үзәк системаның җылылыгы фатирларга барып җитмәде.

Бүгенге көндә йортларга җылылык бирү буенча иң югары тариф Актанышта. Аерым газ казаны булдырган очракта, кеше үзенә кирәк кадәр генә җылылык тотачак.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100