Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Яңа ел чаралары узачак төп биш урын билгеле булды
Төп бәйрәм чаралары «Казан» гаилә үзәге янында һәм шәһәр паркларында узачак.
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Казан Башкарма комитеты төп яңа ел чаралары узачак биш мәйданчыкны раслады. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең рәсми сайтында документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылган карардан билгеле булды.
Шулай итеп, «Казан» гаилә үзәге территориясе, Дәрвишләр бистәсендәге сквер һәм «Калейдоскоп», «Наратлык» һәм «Крылья Советов» парклары бәйрәм чараларын үткәрүнең төп урыннары булачак.
Мәйданчыкларны яңа елга бизәячәкләр, анда куркынычсызлык, шул исәптән янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителәчәк. Моннан тыш, чаралар вакытында мәйданчыкларда табиблар кизү торачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз