news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин коррупциягә балачактан ук тискәре мөнәсәбәт формалаштырырга чакырды

Парламент башлыгы республика коррупциягә каршы яшьләр форумында катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин коррупциягә балачактан ук тискәре мөнәсәбәт формалаштырырга чакырды
Рамиль Гали

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин коррупциягә балачактан ук тискәре мөнәсәбәт формалаштырырга чакырды. Парламент башлыгы бүген Казанда узган республика коррупциягә каршы яшьләр форумында шулай дип белдерде.

«Җәмгыятьтә ришвәт алучы кешеләрне ихтирам итмәү атмосферасын тудырырга кирәк. Мондый нормаларны балачактан ук формалаштыру һәм гадәткә кертү зарур», - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Моннан тыш, аның сүзләренчә, коррупцияне кисәтү өчен халыкның хокукый белемен күтәрергә кирәк.

Республика коррупциягә каршы яшьләр форумы ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан үткәрелә.



Галерея: Республиканский антикоррупционный форум
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100