news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Яңа ел бәйрәмнәрендә ишегалларында пиротехника куллануны тыйды

Фейерверк һәм петардаларны бары тик махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда гына кулланырга рөхсәт ителәчәк.

Алексей Песошин Яңа ел бәйрәмнәрендә ишегалларында пиротехника куллануны тыйды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Яңа ел бәйрәмнәрендә республикада янгынга каршы махсус режим кертү турындагы карарны имзалады. Документ нигезендә, пиротехниканы (моңа бенгаль утлары керми) торак биналардан һәм башка торак-коммуналь хуҗалык объектларыннан 50 метр ераклыкта гына кулланырга ярый.

«Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда 1-3 класс куркынычка ия пиротехника эшләнмәләрен (моңа бенгаль утлары керми) сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы объектлары чигеннән - 500 метр, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күп җыела торган объектлар, автомобиль юллары чигеннән 50 метр ераклыкта урнашкан территорияләрдә куллануны тыярга», диелә карар текстында.

Җирле үзидарә башлыкларына янында пиротехника эшләнмәләрен куллану тыелган өстәмә объектларны билгеләргә тәкъдим ителгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен уздыру урыннарын исәпкә алырга, шулай ук полиция хезмәткәрләре белән берлектә пиротехника эшләнмәләре рөхсәтсез сатыла торган сәүдә нокталарын ачыклау һәм аларның эшчәнлегенә чик кую буенча рейдлар үткәрүне оештырырга күрсәтмә бирелгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин журналистларга хәбәр иткәнчә, янгынга каршы махсус режим вакытында фейерверклар һәм петардаларны республиканың барлык муниципаль районннарында оештырылган махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда гына кулланырга рөхсәт ителәчәк. Ведомство башлыгы искәрткәнчә, янгынга каршы махсус режимны бозучыларга карата административ санкцияләр кулланылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100