news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

200дән артык ватандашыбыз дүрт якын чит илдән Татарстанга күченеп киләчәк

Алар Казан, Әлмәт, Чаллы, Менделеевск, Мамадыш һәм Бөгелмә шәһәрләрендә урнашырга тели.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Ватандашларны ирекле күчерү программасы буенча якын чит илләрдә яшәүче 200дән артык ватандашыбыз Татарстанга күченеп килә алачак. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында шул хакта хәбәр итте.

«2019 елның ноябренә булган мәгълүматлар буенча, әлеге программада катнашу өчен ватандашларыбыздан 298 гариза килгән. Сайлап алганнан соң 211 ватандашыбыз һәм аларның гаиләләренең 374 әгъзасына Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының уңай бәяләмәсе бирелгән», - диде парламент башлыгы.

Ул аларның хәзерге вакытта Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан һәм Кыргызстанда гомер итүен, Казан, Әлмәт, Чаллы, Менделеевск, Мамадыш һәм Бөгелмә шәһәрләренә күчеп килергә ниятләвен искәртте.

«ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан аларның республикабызда яшәвенең беренче елына мониторинг оештырылды. Әлеге эш күчеп килүчеләрнең тагын да нәтиҗәлерәк җайлашуына мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанда 2019-2022 елларга ватандашларыбызның ирекле күчеп килүенә ярдәм күрсәтү буенча дәүләт программасы булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100