Зәй шәһәренең 6 нчы мәктәбендә инвалидлар өчен уңайлы мохит тудырыла

Моның өчен республика бюджетыннан 1 миллион 271 мең сум акча бүлеп бирелгән

 (Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Зәй районында инвалидларга каршылыксыз хәрәкәтләнү, үзләрен җәмгыятьтә кирәкле итеп тоту өчен уңайлыклар булдыру максатыннан күп эш башкарыла.
Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә инвалидлар өчен уңайлы мохит тудырыла. Моның өчен республика бюджетыннан 1 миллион 271 мең сум акча бүлеп бирелгән. Биредә әлеге программа буенча физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлыклар тудыру белән “Хәмиев” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте шөгыльләнә. Хәзер мәктәп бинасына керү өчен уңайлы пандус ясалган. Бинаның беренче каты инвалидлар өчен уңайлы итеп эшләнгәнгән: бәдрәфләр үзгәртеп корылган. Алар коляскалы инвалидлар өчен киңәйтелгән, тоткычлар куелган. Ике сыйныфның ишекләре киңәйтелгән. Район-шәһәрдә 198 инвалид бала исәпләнә.
– Физик мөмкинлекләре чикле балаларның берничәсе өй шартларында, ягъни дистанцион уку системасы нигезендә белем ала. Өйдә ул үзен җәмгыятьтән аерылган итеп сизмәсен, аралашсын өчен мәктәпкә төрле чараларга дәшәбез, теләге булганнарга мәктәпкә килеп белем алу мөмкинлеге тудырабыз, – ди мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова.
Алга таба шәһәрнең 1нче һәм 2 мәктәпләрендә дә “Уңайлы мохит” программасы буенча үзгәртеп корулар планлаштырыла.
Бу хакта “Зәй офыклары” газетасы хәбәр итә.