Чирмешәндә быел 40 пар кавышкан

Ә быел соңгы туй 30 декабрьдә үтәчәк, бу көнне ике яңа гаилә барлыкка киләчәк

 (Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Чирмешән районында 2014 елның беренче туе 10 гыйнварда булачак. Бу көнне район ЗАГС бүлеге бер парның никахын теркәргә әзерләнә. Ә быел соңгы туй 30 декабрьдә үтәчәк, бу көнне ике яңа гаилә барлыкка киләчәк.
Ноябрь аенда район ЗАГС бүлегендә тугыз гаиләнең никахы теркәлгән, ә 11 айда - 123. Райондагы 48 авылның 18сендә быел бер генә йортта да туй булмаган. Чирмешәндә 40 пар гаилә корган. Лашман авылында 15 йортта туй булган. Кара Чишмәдә - 8, Әккәрәйдә - 7, Күтәмәдә - 5, Бәркәтә, Ивашкино, Иске Элмәле авылларында дүртәр, Утыз Имәндә һәм Яңа Элмәледә - өчәр, Иске Котыш, Түбән Кармалка, Туймәт, Иске Кади, Әмир, Шешминка авылларында икешәр пар кавышкан. Яшәүче, Кызыл Яр, Кече Чегодай, Чумачка кебек кечкенә авылларда да берәр булса да туй уйнаганнар.
Чагыштыру өчен: 2012 елның ноябрендә - 14, ә 11 айда 110 пар гаилә корган.
Бу хакта “Безнең Чирмешән” газетасы хәбәр итә.