news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа елдан Татарстанда җәмәгать транспортында йөрү өчен социаль билетның бәясе арта

Дәүләт ярдәменә мохтаҗ балалар өчен юл йөрү билеты 320 сум, калган социаль категориядәге гражданнар өчен 526 сум булачак.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Киләсе 2021 ел башыннан Татарстанда җәмәгать транспортында йөрү өчен социаль билетның бәяләре артачак. Әлеге карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Документ нигезендә, балалар өчен юл йөрү билеты бәясе 13 сумга артачак һәм 320 сум (элекке 307 сум урынына) тәшкил итәчәк. Социаль билеттан инвалид балалар, гомуми белем бирү учреждениеләрендә, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә (18 яшькә кадәр) белем алучы ишле гаилә балалары, шулай ук ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар файдалана ала.

Калган категория гражданнар өчен җәмәгать транспортында йөри торган социаль билет элеккеге 505 сум урынына 526 сум торачак. Мондый юл йөрү билетын Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннары, инвалидлар, ТР Дәүләт социаль хезмәт күрсәтү системасы хезмәткәрләре (һ.б.) файдалана ала.

Әлеге карар 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100