Чирмешән районы авылларында күчмә-мобиль поликлиника эшли

Алар «Сәламәтлек» һәм «Демография» илкүләм проекты кысаларында эшли.

(Чирмешән, 6 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешәндә махсус җиһазландырылган автомашинада пациентларны кардиолог, гинеколог, офтальмолог, эндокринолог, невролог, хирург һәм отоларинголог кабул итә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Сәламәтлек» һәм «Демография» илкүләм проекты кысаларында 3 ноябрьдән районда күчмә-мобиль поликлиника эшли. Бу — авыл җирендә яшәүче барлык халыкка медицина тикшеренүе үтәргә мөмкинлекләр булдыру максатында оештырылган проект.

Күчмә поликлиника үз эшен Иске Котыштан башлады. Табиблар 48 кешене тикшерергә өлгергәннәр дә. Алар биредә атна ахырына кадәр булалар.

Атна башында Түбән Кәминкә авылына күчәләр һәм анда бер атна эшлиләр. Аннан соң кабул итү пункты Шешминкага күчәчәк. Белгечләр анда да бер атна булачаклар. Ноябрьнең соңгы атнасында мобиль поликлиника район үзәк хастаханәсе янында чирмешәнлеләрне кабул итәчәк.

Амбулатория хезмәткәрләре медицина күзәтүе үтәргә тиешле кешеләр исемлеген төзи һәм чакыра. Табиблар иртәнге сәгать 8дә кабул итә башлыйлар һәм соңгы пациент килгәнчегә кадәр эшлиләр.